Ұлттық атаудың сипаттамасы мен шығу көзі (Татар) |
Фигыльнең кайтым юнәлеше формасы -н- (-ын-/-ен-) кушымчасы ярдәмендә ясала. Тартыкка тәмамланган нигезләргә һәм бер иҗекле сузыкка тәмамланган иҗекләргә кушымчаның -ын-/-ен- вариантлары ялгана: агар-у – агар-ын-у, ю-у – ю-ын-у, башка очракларда, ягъни берничә иҗекле сузыкка тәмамланган нигезләргә -н- кушымчасы ялгана: бөркә-ү – бөркә-н-ү, караңгыла-у – караңгы-ла-н-у. Кайтым юнәлеше күчемле фигыльләрдән дә (буяу – буяну, алдау – алдану), күчемсезләрдән дә ясала (йөрү – йөренү, кызару – кызарыну).
Күчемле фигыльләрдән ясалган кайтым юнәлешенең иң зур төркеме төшем юнәлешенең төп мәгънәсенә туры килгән мәгънәне белдерә – процессларны объектка каратып, объектның процессуаль билгесе итеп бирә: сайлану, үлчәнү,
төгәлләнү.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 198 - 199. |