Төрки морфемалар моделе


Тюркология һәм аглютинатив телләр типологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрер өчен төрки телләрнең структур-функциональ үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли торган программалар кирәк.

«Төрки морфема» порталы шундый программаларның берсе була. Ул төрки телләрнең структурасы үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле фәнни тикшеренүләр үткәрү мөмкинлекләрен бирә. Портал компьютер лингвистикасы, лингвистик типологиясе өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшчәнлеге таләпләренә туры килә.

Портал төрки морфеманың структур-параметрик функциональ моделе нигезендә ясалган. Анда тел берәмлекләрен төрле лингвистик (морфологик, синтаксик, семантик) дәрәҗәләрдә тасвирлау мөмкинлекләрен бирүче мәгълүматлар базасы бар.

Порталның мәгълүматлар базасын шулай ук уку процессында төрки телләр буенча мәгълүмат-белешмә системасы буларак та файдаланырга мөмкин.

model