Milliy nomlanishning tavsifi va manbayi (Tatar tili) |
Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төр-
ле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып
ясалган сүзләр ияртем дип атала. Ияртемнәр күбрәк аваз ияртемнәрен-
нән торалар.
Әгәр ымлыклар кешенең хис-тойгысын һәм ихтыярын белдерә торган эмоциональ
сигналлар хезмәтен үтәсәләр, аваз ияртемнәре тавыш күренешләренең образлы чагылышлары булып торалар, аларны турыдан-туры үз авазларының яңгырашы аша чагылдыралар.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 402. |