Milliy nomlanishning tavsifi va manbayi (Tatar tili) |
Чама саны предметларның санын якынча, чама белән белдерә һәм ничәләп? соравына җавап бирә. Татар телендә чама саннары ясалуның берничә юлы бар:
1) -лап/-ләп кушымчасы ярдәмендә: Б и ш л ә п китап калган. У н -
л а п кеше һ.б.
2) Ике-өч, биш-ун тибында ике микъдар санын тезү юлы белән: Ө ч - д ү р т бүре утырганнар каршы утка (Г. Тукай). Юлда аларга тагын а л т ы - җ и д е малай иярде (Г. Гобәй). Картның у н с и г е з - у н -
т у г ы з яшьлек бик матур, мөләем бер кызы бар икән (К. Тинчурин).
Бу тип чама саннарына -лап/-ләп кушымчасы да өстәлергә мөмкин. Гадәттә ул санның икенче компонентына гына ялгана: Аларның б и ш - а л т ы баш сыерлары, и л л е - а л т м ы ш л а п сарыклары бар (М. Гали). Артыкбикә белән бергә а л т ы - җ и д е башкорт кызы һәм
б и ш - а л т ы л а п мәктәп малайлары килгән иде (М. Әмир).
3) -лар/-ләр/-нар/-нәр күплек кушымчасы ярдәмендә: Сәгать у н н а р д а алар Ослан перевозына килеп җиттеләр (М. Гали). Мифтах бабай яше а л т м ы ш л а р г а җиткән, сакалы ап-ак бер карт
(М. Гафури). Сәгать и к е л ә р булгандыр. Йосыф ... сискәнеп уянды (К. Нәҗми).
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 77. |