Ұлттық атаудың сипаттамасы мен шығу көзі (Татар) |
Шарт фигыль икенче бер эшнең үтәлүенә шарт булган эш яки хәлне белдерә. Наклонение күрсәткече -са, -сә кушымчасы, бу нигезгә II төр зат кушымчалары ялганып килә: алса-м, алса-ң, алса-; алсак, алса-гыз, ал-са-лар. Шарт-нәтиҗә мөнәсәбәтләрен белдерүдә җөмләнең синтаксик һәм интонацион структурасы катнаша, шарт һәм нәтиҗә фигыльләре арасында билгеле бер бәйләнеш урнаштырыла.
Эш яки хәлнең үтәлүе өчен кирәк булган шарт, хикәя фигыльдәге кебек, реаль эш-хәлләргә карамый. Ләкин аның реальләшү мөмкинле- ге контекст һәм шартның үтәлү/үтәлмәү нәтиҗәсен белдергән фигыль- гә карап өч төрле булырга мөмкин: шартның үтәлүе реаль, фаразый һәм ирреаль.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 153. |