Дериватема

Verbal Noun : Имя действия

Жалпы бөлім
Типологиялық атауы (орыс тілі) Имя действия
Типологиялық атаудың сипаттамасы мен шығу көзі (орыс тілі) Имя действия – класс слов, которые одновременно обладают признаками глагола и имени существительного. Как глагол, имя действия обозначает процесс или действие и может иметь показатели залога или отрицания и иметь свои аргументы, например, тат.: китап уку 'чтение книги, читать книгу, чтение'. Как существительное, оно обозначает действие, которое автономно от действующего лица. Как и имя существительное, имя действия склоняется по числам, падежам и может иметь аффикс принадлежности. Например, тат.: уку 'чтение'; укулар 'чтения; укуым 'моё чтение'. (рабочее определение).
Типологиялық атауы (ағылшын тілі) Verbal Noun
Типологиялық атаудың сипаттамасы мен шығу көзі (ағылшын тілі)
Сандық идентификатор 77
Корпусты белгілеу арналған идентификатор VN
Тілдер бөлімі
Ұлттық атауы (Татар) Исем фигыль
Ұлттық атаудың сипаттамасы мен шығу көзі (Татар) Исем фигыльләр наклонениегә һәм заманга бәйләнмәгән эш-хәрә­кәтне (халәтне, процессны һ.б.) белдерәләр. Аларны кайбер төрки грамматикада фигыльнең исемләшкән формалары дип тә атыйлар. Исем фигыльләр беренчел һәм икенчел формаларга аерылалар. Беренчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләренә -у/-ү кушым-чалары ялгап ясала. Икенчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләреннән ясалмыйча, -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасына тәмамланган сыйфат фигыльләргә -лык/-лек кушымчасы ялгану юлы белән барлыкка киләләр: барган+лык, килгән+лек, эшләгән+лек, уйнаган+лык. Телдә -ыш/-еш, -ш кушымчасы белән ясалган исем фигыльләр дә очрый. Сузык авазларга тәмамланган фигыль нигезләренә -ш кушымчасы ялгана, тартык авазларга тәмамланган калын фигыль нигез­лә­ренә -ыш, нечкә фигыль нигезләренә -еш кушымчасы кушыла. Исем фигыльнең бу формасы, нигездә, сөйләшү телендә генә кулланыла: Кая барыш? Шәһәрдән кайтышым. Беренчел исем фигыльләр барлык фигыльләрдән ясалалар. Алар һәм фигыль, һәм исем билгесенә ияләр. Фигыль билгеләре: 1. Юклык кушымчасы алалар: кил+мә+ү, сөйлә+мә+ү, тот+ма+у, ташла+ма+у. 2. Юнәлеш категориясенең кушымчалары белән дә килә ала: юу – ю+ыл+у, ю+ыш+у, ю+дырт+у, ю+ын+у. 3. Кабатлауны белдергән кушымчалар да ялгана ала: кил+гәлә+ү, бар+гала+у, ташла+штыр+у, эшлә+штер+ү. Әмма алар наклонение һәм заман билгеләренә ия түгелләр. Беренчел исем фигыльләр исемнең түбәндәге билгеләре белән харак­ тер­ланалар: 1. Килеш белән төрләнәләр: кайту+ның, кайту+га, кайту+ны, кайту+дан, кайту+да. 2. Санны белдерәләр: кайту+лар+ыгыз, кайту+лар+ы. 3. Тартым категориясе кушымчасын алалар: кайту+ы, кайту+ың, кайту+ым. // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 255-256.