Дериватема

Verbal Noun : Имя действия

Умумий қисм
Миллий номланиш (Рус тили) Имя действия
Миллий номланиш тавсифи ва манбаси (Рус тили) Имя действия – класс слов, которые одновременно обладают признаками глагола и имени существительного. Как глагол, имя действия обозначает процесс или действие и может иметь показатели залога или отрицания и иметь свои аргументы, например, тат.: китап уку 'чтение книги, читать книгу, чтение'. Как существительное, оно обозначает действие, которое автономно от действующего лица. Как и имя существительное, имя действия склоняется по числам, падежам и может иметь аффикс принадлежности. Например, тат.: уку 'чтение'; укулар 'чтения; укуым 'моё чтение'. (рабочее определение).
Миллий номланиш (Инглиз тили) Verbal Noun
Миллий номланиш тавсифи ва манбаси (Инглиз тили)
Рақамли идентификатор 77
Корпус разметкаси учун идентификатор VN
Тилга оид қисм
Миллий номланиш (Татар тили) Исем фигыль
Миллий номланиш тавсифи ва манбаси (Татар тили) Исем фигыльләр наклонениегә һәм заманга бәйләнмәгән эш-хәрә­кәтне (халәтне, процессны һ.б.) белдерәләр. Аларны кайбер төрки грамматикада фигыльнең исемләшкән формалары дип тә атыйлар. Исем фигыльләр беренчел һәм икенчел формаларга аерылалар. Беренчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләренә -у/-ү кушым-чалары ялгап ясала. Икенчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләреннән ясалмыйча, -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасына тәмамланган сыйфат фигыльләргә -лык/-лек кушымчасы ялгану юлы белән барлыкка киләләр: барган+лык, килгән+лек, эшләгән+лек, уйнаган+лык. Телдә -ыш/-еш, -ш кушымчасы белән ясалган исем фигыльләр дә очрый. Сузык авазларга тәмамланган фигыль нигезләренә -ш кушымчасы ялгана, тартык авазларга тәмамланган калын фигыль нигез­лә­ренә -ыш, нечкә фигыль нигезләренә -еш кушымчасы кушыла. Исем фигыльнең бу формасы, нигездә, сөйләшү телендә генә кулланыла: Кая барыш? Шәһәрдән кайтышым. Беренчел исем фигыльләр барлык фигыльләрдән ясалалар. Алар һәм фигыль, һәм исем билгесенә ияләр. Фигыль билгеләре: 1. Юклык кушымчасы алалар: кил+мә+ү, сөйлә+мә+ү, тот+ма+у, ташла+ма+у. 2. Юнәлеш категориясенең кушымчалары белән дә килә ала: юу – ю+ыл+у, ю+ыш+у, ю+дырт+у, ю+ын+у. 3. Кабатлауны белдергән кушымчалар да ялгана ала: кил+гәлә+ү, бар+гала+у, ташла+штыр+у, эшлә+штер+ү. Әмма алар наклонение һәм заман билгеләренә ия түгелләр. Беренчел исем фигыльләр исемнең түбәндәге билгеләре белән харак­ тер­ланалар: 1. Килеш белән төрләнәләр: кайту+ның, кайту+га, кайту+ны, кайту+дан, кайту+да. 2. Санны белдерәләр: кайту+лар+ыгыз, кайту+лар+ы. 3. Тартым категориясе кушымчасын алалар: кайту+ы, кайту+ың, кайту+ым. // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 255-256.