Миллий номланиш тавсифи ва манбаси (Татар тили) |
Исем фигыльләр наклонениегә һәм заманга бәйләнмәгән эш-хәрәкәтне (халәтне, процессны һ.б.) белдерәләр. Аларны кайбер төрки грамматикада фигыльнең исемләшкән формалары дип тә атыйлар.
Исем фигыльләр беренчел һәм икенчел формаларга аерылалар. Беренчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләренә -у/-ү кушым-чалары ялгап ясала.
Икенчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләреннән ясалмыйча, -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасына тәмамланган сыйфат фигыльләргә -лык/-лек кушымчасы ялгану юлы белән барлыкка киләләр: барган+лык, килгән+лек, эшләгән+лек, уйнаган+лык.
Телдә -ыш/-еш, -ш кушымчасы белән ясалган исем фигыльләр дә очрый. Сузык авазларга тәмамланган фигыль нигезләренә -ш кушымчасы ялгана, тартык авазларга тәмамланган калын фигыль нигезләренә -ыш, нечкә фигыль нигезләренә -еш кушымчасы кушыла. Исем фигыльнең бу формасы, нигездә, сөйләшү телендә генә кулланыла: Кая барыш? Шәһәрдән кайтышым.
Беренчел исем фигыльләр барлык фигыльләрдән ясалалар. Алар һәм фигыль, һәм исем билгесенә ияләр. Фигыль билгеләре:
1. Юклык кушымчасы алалар: кил+мә+ү, сөйлә+мә+ү, тот+ма+у, ташла+ма+у.
2. Юнәлеш категориясенең кушымчалары белән дә килә ала: юу – ю+ыл+у, ю+ыш+у, ю+дырт+у, ю+ын+у.
3. Кабатлауны белдергән кушымчалар да ялгана ала: кил+гәлә+ү, бар+гала+у, ташла+штыр+у, эшлә+штер+ү.
Әмма алар наклонение һәм заман билгеләренә ия түгелләр.
Беренчел исем фигыльләр исемнең түбәндәге билгеләре белән харак терланалар:
1. Килеш белән төрләнәләр: кайту+ның, кайту+га, кайту+ны, кайту+дан, кайту+да.
2. Санны белдерәләр: кайту+лар+ыгыз, кайту+лар+ы.
3. Тартым категориясе кушымчасын алалар: кайту+ы, кайту+ың, кайту+ым.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 255-256. |