Граммема

Reciprocal : Взаимно-совместный залог

Умумий къысым
Типологик исим (Рус) Взаимно-совместный залог
Типологик исмининъ тасвири ве менбасы (рус) Совместно-взаимный залог, обозначающий либо совместное, либо взаимное действие двух (или нескольких) субъектов. // Лингвистический энциклопедический словарь // Гл. Ред. В.Н. Ярцева. - М.: Большая Российская энциклопедия, 2002. - 709 с. - С. 160.
Типологик исим (Инглиз) Reciprocal
Типологик исмининъ тасвири ве менбасы (Инглиз)
Грамматик категория Voice : Залог
Ракъамлы идентификатор 81
Корпусны ишаретлемек ичюн танымлайыджы RECP
Тиль къысмы
Миллий исим (Татар тили ) Уртаклык юнәлеше
Миллий исмининъ тасвири ве менбасы (Татар тили ) Уртаклык юнәлеше формаларының мәгънәләре, башка юнәлеш формаларының мәгънәләреннән аермалы буларак, чыганак фигыльнең күчемле яки күчемсез булуына гына бәйле түгел, гомумән фигыльнең башкаруына бәйле. Уртаклык юнәлеше формасы -ш- (-ыш-/-еш-) кушымчасы ярдәмендә ясала. Күчемле фигыльләрнең уртаклык юнәлеше формалары берничә мәгънә белдерә: 1. Уртаклык мәгънәсе. Процесс ике яки берничә предмет яки зат арасында башкары- ла. Эш башкаручылар бер үк вакытта эшнең субъекты да, туры объекты да булалар: кочаклашу, кочышу, бәхилләшү. 2. Процессның башка бер затка ярдәм йөзеннән башкарылуын белдерү: язы- шу (язарга ярдәм итү), эшләшү (эшләргә ярдәм итү), төяшү (төяргә ярдәм итү). 3. Актив-объектсыз мәгънә. Бу мәгънәдәге күчемле фигыльләрдән ясалган юнәлеш формалары актив-күчемсез, башкаручыны характерлый торган эш-хәлне белдерәләр. Объектка мөнәсәбәт икенче планга күчә. Эш кабатлана торган, дәвамлы итеп, кайвакыт башкаручыга хас билге буларак бирелә: язышу (язу белән шөгыльләнү), юнышу (юну белән шөгыльләнү), урлашу (урлау белән шөгыльләнү), әләкләшү (әләк белән шөгыльләнү). 4. Эшне бергәләп башкару мәгънәсе. Күчемсез фигыльләрдән ясалган уртаклык юнәлеше формаларының күбесе эшне бергәләшеп башкаруны белдерәләр: йөгерү – йөгерешү, елмаю – елмаешу, утыру –утырышу. 5. Күпсанлы булмаган уртаклык юнәлеше формалары процессны тәмамланмаган, өлешчә генә булган итеп бирәләр: шуу – шуы-шу, аву – авышу, калу – калышу. 6. Чыганак формалар белән мәгънәви мөнәсәбәттәшлеген югалт­кан уртаклык юнәлеше формалары. Биредә сүз түбәндәге фигыль формалары турында бара: күрү – күрешү (исәнләшү мәгънәсендә), ору – орышу (ачулану мәгънәсендә). // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 201 - 205.
Аффиксаль морфемалар
-[Ы]ш