Национал адыныҥ јартамалы ла источниги (Татарский) |
Бүлем саны микъдар саны нигезенә -ар/-әр/-шар/-шәр/-ышар/ -ешәр кушымчасы ялганып ясала һәм ничәшәр? соравына җавап бирә: дүрт+әр, биш+әр, җиде+шәр, сиксән+ешәр, туксан+ ышар һ.б.
Мисаллардан күренә ки, кушымчаның -ар/-әр варианты – тартыклардан соң, -шар/-шәр варианты – сузыклардан соң ялгана, -ышар/-ешәр варианты исә сиксәнешәр, туксанышар сүзләрендә генә әйтелә.
Кушма саннарда бүлем саны күрсәткече соңгы компонентка гына ялгана: кырык бишәр, йөз илле бишәр, йөз туксанышар һ.б.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 75. |