Национал адыныҥ јартамалы ла источниги (Татарский) |
Тәртип саны микъдар саны нигезенә -нчы/-нче/-ынчы/-енче аффиксы кушылып ясала һәм ничәнче? соравына җавап бирә: икенче кеше, унынчы көн һ.б.
Кушма һәм тезмә формалы микъдар саннарыннан ясалганда, тәртип саны күрсәткече -нчы/-нче/-ынчы/-енче соңгы компонентка гына ялгана: егерме бишенче, ике мең биш йөз илленче.
-нчы/-нче кушымчасы фәкать саннарга гына ялгана. Ул башка сүз төркемнәре өчен хас түгел. Уртанчы сүзе генә бу кагыйдәдән чыгарма булып тора: у р т а н ч ы кыз, у р т а н ч ы малай, у р т а н ч ы бала.
Семантик яктан -нчы/-нче кушымчалы сан табигый санау тәрти- бендә урнашкан предметларның эзлеклелеген күрсәтә, һәм бу эзлеклелек предметларның төп билгесе булып аңлашыла.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - C. 73 |