Дериватема

Verbal Noun : Имя действия

Общая часть
Типологическое название (Русский) Имя действия
Описание и источник типологического названия (Русский) Имя действия – класс слов, которые одновременно обладают признаками глагола и имени существительного. Как глагол, имя действия обозначает процесс или действие и может иметь показатели залога или отрицания и иметь свои аргументы, например, тат.: китап уку 'чтение книги, читать книгу, чтение'. Как существительное, оно обозначает действие, которое автономно от действующего лица. Как и имя существительное, имя действия склоняется по числам, падежам и может иметь аффикс принадлежности. Например, тат.: уку 'чтение'; укулар 'чтения; укуым 'моё чтение'. (рабочее определение).
Типологическое название (Английский) Verbal Noun
Описание и источник типологического названия (Английский)
Цифровой идентификатор 77
Идентификатор для разметки VN
Языковая часть
Национальное название (Татарский) Исем фигыль
Описание и источник национального названия (Татарский) Исем фигыльләр наклонениегә һәм заманга бәйләнмәгән эш-хәрә­кәтне (халәтне, процессны һ.б.) белдерәләр. Аларны кайбер төрки грамматикада фигыльнең исемләшкән формалары дип тә атыйлар. Исем фигыльләр беренчел һәм икенчел формаларга аерылалар. Беренчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләренә -у/-ү кушым-чалары ялгап ясала. Икенчел исем фигыльләр «саф» фигыль нигезләреннән ясалмыйча, -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасына тәмамланган сыйфат фигыльләргә -лык/-лек кушымчасы ялгану юлы белән барлыкка киләләр: барган+лык, килгән+лек, эшләгән+лек, уйнаган+лык. Телдә -ыш/-еш, -ш кушымчасы белән ясалган исем фигыльләр дә очрый. Сузык авазларга тәмамланган фигыль нигезләренә -ш кушымчасы ялгана, тартык авазларга тәмамланган калын фигыль нигез­лә­ренә -ыш, нечкә фигыль нигезләренә -еш кушымчасы кушыла. Исем фигыльнең бу формасы, нигездә, сөйләшү телендә генә кулланыла: Кая барыш? Шәһәрдән кайтышым. Беренчел исем фигыльләр барлык фигыльләрдән ясалалар. Алар һәм фигыль, һәм исем билгесенә ияләр. Фигыль билгеләре: 1. Юклык кушымчасы алалар: кил+мә+ү, сөйлә+мә+ү, тот+ма+у, ташла+ма+у. 2. Юнәлеш категориясенең кушымчалары белән дә килә ала: юу – ю+ыл+у, ю+ыш+у, ю+дырт+у, ю+ын+у. 3. Кабатлауны белдергән кушымчалар да ялгана ала: кил+гәлә+ү, бар+гала+у, ташла+штыр+у, эшлә+штер+ү. Әмма алар наклонение һәм заман билгеләренә ия түгелләр. Беренчел исем фигыльләр исемнең түбәндәге билгеләре белән харак­ тер­ланалар: 1. Килеш белән төрләнәләр: кайту+ның, кайту+га, кайту+ны, кайту+дан, кайту+да. 2. Санны белдерәләр: кайту+лар+ыгыз, кайту+лар+ы. 3. Тартым категориясе кушымчасын алалар: кайту+ы, кайту+ың, кайту+ым. // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 255-256.