Derivateme

Approximative : Приблизительное числительное

Common part
Typological name (Russian) Приблизительное числительное
Description and source of typological name (Russian) Приблизительные числительные — числительные приблизительного счета, обозначающие приблизительной количество. Могут образоваться при помощи аффиксов или нескольких числительных, например тат.: ун 'десять' — унлап 'примерно десять, около десяти'; биш-алты 'пять-шесть , примерно пять или шесть'; биш-алтылап 'пять-шесть, примерно пять или шесть' и т.п. (рабочее определение).
Typological name (English) Approximative
Description and source of typological name (English)
Digital identifier 105
Markup identifier APPR
Language part
National name (Tatar) Чама саны
Description and source of national name (Tatar) Чама саны предметларның санын якынча, чама белән белдерә һәм ничәләп? соравына җавап бирә. Татар телендә чама саннары ясалуның берничә юлы бар: 1) -лап/-ләп кушымчасы ярдәмендә: Б и ш л ә п китап калган. У н - л а п кеше һ.б. 2) Ике-өч, биш-ун тибында ике микъдар санын тезү юлы белән: Ө ч - д ү р т бүре утырганнар каршы утка (Г. Тукай). Юлда аларга тагын а л т ы - җ и д е малай иярде (Г. Гобәй). Картның у н с и г е з - у н - т у г ы з яшьлек бик матур, мөләем бер кызы бар икән (К. Тинчурин). Бу тип чама саннарына -лап/-ләп кушымчасы да өстәлергә мөмкин. Гадәттә ул санның икенче компонентына гына ялгана: Аларның б и ш - а л т ы баш сыерлары, и л л е - а л т м ы ш л а п сарыклары бар (М. Гали). Артыкбикә белән бергә а л т ы - җ и д е башкорт кызы һәм б и ш - а л т ы л а п мәктәп малайлары килгән иде (М. Әмир). 3) -лар/-ләр/-нар/-нәр күплек кушымчасы ярдәмендә: Сәгать у н н а р д а алар Ослан перевозына килеп җиттеләр (М. Гали). Мифтах бабай яше а л т м ы ш л а р г а җиткән, сакалы ап-ак бер карт (М. ­Гафури). Сәгать и к е л ә р булгандыр. Йосыф ... сискәнеп уянды (К. Нәҗми). // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 77.