| Description and source of national name (Tatar) |
Җыю саны микъдар саны нигезенә -ау/-әү кушымчасы кушылып ясала һәм ничәү? соравына җавап бирә: икәү, бишәү, унау һ.б.
Татар телендә -ау/-әү кушымчалары, норма буларак, беренче дистә (1 дән алып 10 га кадәр) саннарга гына ялгана. Уннан соңгы саннарда җыю төшенчәсе микъдар саны формасы белән белдерелә. Мәсәлән:
у н а у идек, инде хәзер у н б и ш булдык.
Җыю саннарының төп мәгънәсе микъдар төшенчәсен җыеп, җы- елма итеп күрсәтүдән гыйбарәт.
// Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 74 |