Дериватема

Approximative : Приблизительное числительное

Общая часть
Типологическое название (Русский) Приблизительное числительное
Описание и источник типологического названия (Русский) Приблизительные числительные — числительные приблизительного счета, обозначающие приблизительной количество. Могут образоваться при помощи аффиксов или нескольких числительных, например тат.: ун 'десять' — унлап 'примерно десять, около десяти'; биш-алты 'пять-шесть , примерно пять или шесть'; биш-алтылап 'пять-шесть, примерно пять или шесть' и т.п. (рабочее определение).
Типологическое название (Английский) Approximative
Описание и источник типологического названия (Английский)
Цифровой идентификатор 105
Идентификатор для разметки APPR
Языковая часть
Национальное название (Татарский) Чама саны
Описание и источник национального названия (Татарский) Чама саны предметларның санын якынча, чама белән белдерә һәм ничәләп? соравына җавап бирә. Татар телендә чама саннары ясалуның берничә юлы бар: 1) -лап/-ләп кушымчасы ярдәмендә: Б и ш л ә п китап калган. У н - л а п кеше һ.б. 2) Ике-өч, биш-ун тибында ике микъдар санын тезү юлы белән: Ө ч - д ү р т бүре утырганнар каршы утка (Г. Тукай). Юлда аларга тагын а л т ы - җ и д е малай иярде (Г. Гобәй). Картның у н с и г е з - у н - т у г ы з яшьлек бик матур, мөләем бер кызы бар икән (К. Тинчурин). Бу тип чама саннарына -лап/-ләп кушымчасы да өстәлергә мөмкин. Гадәттә ул санның икенче компонентына гына ялгана: Аларның б и ш - а л т ы баш сыерлары, и л л е - а л т м ы ш л а п сарыклары бар (М. Гали). Артыкбикә белән бергә а л т ы - җ и д е башкорт кызы һәм б и ш - а л т ы л а п мәктәп малайлары килгән иде (М. Әмир). 3) -лар/-ләр/-нар/-нәр күплек кушымчасы ярдәмендә: Сәгать у н н а р д а алар Ослан перевозына килеп җиттеләр (М. Гали). Мифтах бабай яше а л т м ы ш л а р г а җиткән, сакалы ап-ак бер карт (М. ­Гафури). Сәгать и к е л ә р булгандыр. Йосыф ... сискәнеп уянды (К. Нәҗми). // Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 432 б. - С. 77.